Татарстанлылар республика дәүләт хезмәтләре порталы аша 11 миллионнан артык түләү үткәргән

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының Татарстандагы кулланучылары тарафыннан башкарылган транзакцияләрнең гомуми суммасы быел 26,9 млрд. сум тәшкил итте.

2009 елдан портал «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында электрон рәвештә хезмәтләр күрсәтү өлешендә халыкның хакимият органнары белән багланышларның бердәм интернет-ресурсы булып тора. Портал ярдәмендә татарстанлылар күп төрле хезмәтләрне онлайн режимда, өйдән чыкмыйча, куллана ала.

Бүген порталда 467 хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән, шул исәптән ТКХ өчен түләү, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына электрон чират, техникумга язылу, паспорт алу, никах теркәүгә гариза бирү һәм башка мөһим хезмәтләр.

Республика халкы хезмәт күрсәтүнең адреслы булуын уңай бәяли һәм елдан-ел порталдан файдаланучылар саны арта бара. Мәсәлән, 2012 елда порталдан 250 мең граждан файдаланган булса, 2023 елда бу сан күп тапкырлар арткан һәм бүген бу сан - 3 миллионга якын кулланучы.

Портал кулланучылары арасында иң популяр сервислар һәм хезмәтләр:

         - табиб кабул итүгә язылу, аннан 10 миллионнан артык тапкыр файдаланганнар.

         - торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен бирү - 4 млн тапкырдан артык файдаланганнар.

Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International