Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты, Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Метшин Айдар Рәис улы җитәкчелегендәге 15 нче номерлы эш төркеменең йомгаклау утырышы узды. Чараларда 2023 елда 15 нче номерлы эш төркеменең эшчәнлеге кысаларында федераль бюджет акчаларыннан чараларны финанслау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, шул исәптән "РФ цифрлы икътисады" илкүләм проекты максатларында.
ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, 2023 ел гомумән Россия өчен дә, Татарстан Республикасы өчен дә технологик үсешнең мөһим этабы булды.
Шулай ук чара кысаларында импортны алыштыру, мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы дәүләт идарәсе өлкәсен үстерү мәсьәләләре, шулай ук 2024 елга үзара хезмәттәшлек планнары турында фикер алышу булды.