Татарстан Республикасында 3 меңгә якын сайлау участогында интернетка турыдан-туры трансляция алып барырга мөмкинлеге булган видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин кушкан бу эшнең ни рәвештә тормышка ашырылачагы хакында Россиянең барлык регионнары катнашында узган селектор киңәшмәсендә тикшерелде. Киңәшмәне РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Наум Мардер алып барды.