Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итүенчә, 26 гыйнвардан РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы боерыгы буенча өчсанлы экстрен хезмәтләр номерларына шалтырату эшли башлады. 101, 102, 103, 104 номерлары 112 номеры белән беррәттән экстрен хезмәтләр күрсәтүче номерлар рәтендә.
Бүген Идел буе дәүләт телекоммуникация һәм информатика университетының Казан филиалына 10 ел тулды. Филиал Казан элемтә электртехникумы базасында эшләнелгән.
Бүген ИТ-паркта Inspur компаниясенең вице-президенты Чи Чуанью булды.
29 гыйнварда ИТ-паркта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының коллегиясе узачак.
25 гыйнварда мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Казан элемтә электртехникумында ачык ишекләр көне узачак.
Татарстанда ай саен гражданлык актларын теркәүгә 90% гаризә электрон рәвештә бирелә. 2012 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 3,5 тапкыр үскән һәм 116 мең элекрон гаризә санына җитә. Бу турыда бүген гражданлык актлар теркәү идарәсе коллегиясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Массакүләм коммуникацияләр министрлыгы опционнар турында закон прооектын әзерләде. Әлеге закон ИТ-компанияләр эшчәнлегенә кагыла.
Бүген ТР Премьер-министры – ТР Мәгълүматаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында Doing business in Russia 2.0 пленар утырышында катнаша.
Бүген Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 14 гыйварындагы 18 нче номерлы Указы белән Татарстан Республикасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре бирелде.
Россия космик агентлыгы җитәкчесе Олег Остапенконың Казанның ИТ-паркына беренче тапкыр гына килүе түгел. Алдагы визитларында ул резидентлар белән танышты, шулай ук Татарстан компанияләре һәм уку йортлары белән РФ Оборона министрлыгы хезмәттәшлеге перспективалары буенча фикер алышуда катнашты.