Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Олег Остапенко белән очрашты.
ААҖ “Иннополис” югары технологияләр өлкәсендә университет комплексына торак һәм спорт объектлары төзүгә конкурс игълан ите. Гаризәлләр 28 гыйнварга кадәр кабул ителә, билгеләү 31 гыйнварда билгеле булачак.
Бүгенге көндә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр темасы актуаль характерга ия булуын исәпкә алып, 2014 нче елда Татарстанда илкүләм ММЧ форумын уздыру планлаштырыла. Бу хакта бүген, "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы йомгаклау коллегиясе утырышында төп доклад белән чыгыш ясаганда, агентлык җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы дәүләт хезмәте вазыйфаларына вакант урыннарга конкурс игълан итә.
Буа электр челтәрләре тулысынча Свияжск 110 кв станциясен алыштырырга кереште. Әлеге ноктадан Иннополиска электр челтәр узачак. 2013 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы буенча дәүләт экспертизасы федераль идарасеннән уңай карар кабул ителде.
РФ Хөкүмәте беренче тапкыр “Мәгълүмати технологияләр өлкәсе үсеше” темасы буенча чаралар планын бастырды.
Бүген Казанда почта элемтәсе бүлекләренең берсендә “2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары. Олимпия уты эстафетасы” почта бланкына маркировка кую тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Татарстан почтасы» оешмасы директоры Регина Кузнецова, «Татарстан почтасы» оешмасы хезмәткәре Алексей Костин, Казан элемтә электртехникумы студентларыЮ Ак Барс – 2002 елгы яшьләр” хоккей командасы, филателистлар катнашты.
Бүген Казан ИТ-паркында мәгълүматлаштыру һәм элемәт өлкәсе җитәкчеләре бу елга соңгы киңәшмә уздырылды.
Бүген Казанның ИТ-паркында «IТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде