Бүген Казанның ИТ-паркында «IТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасарлары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Быел 1 нче мартта башланган һәм 3 этапта үткән конкурста 253 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән эшләргә 320 меңнән артык өлкәнне өйрәткән. 3 этап нәтиҗәсендә, 459 укучы планшет алган.
ТР мәгълүматлаштыру һәшм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “ИТ-чемпион” конкурсын уздыру инициативасы өчен, ТР Президентына һәм ярдәм итеп килгән ТР Премьер-министрына рәхмәт белдерде.
Р.Шәйхетдинов сүзләренчә, конкурс ярдәмендә ай дәвамында күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. 2012 нче елда татарстанлыларга 16,3 млн. электрон хезмәт күрсәтелсә, 2013 нче елда - 25,8 млн. хезмәт. Шәхси кабинетларның саны да 2 тапкырга арткан, хәзер аларның саны 900 меңгә җитә.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аңлату эшләре алып барган, укучыларга ярдәм иткән өчен, укытучыларга, директорларга, мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт белдерде.
Беренче булып, “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” номинациясендә 14 җиңүчене бүләкләделәр. Катнашучыларның эшләре төрле категорияләрдә бәяләнгән. Әлеге номинациядә 298 эш катнашкан.
Шулай ук “IТ-чемпион” партнерларыннан да бүләкләр тапшырылды, аерым алганда, Париж Диснейлендына сәфәр, гаилә белән сәяхәткә сертификат һ.б.
“Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры И.Халиков катнашты.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, ул алар белән горурлану хисен кичерә. “Сез ТРда гына түгел, ә Россиядә дә иң яхшылар. Сез инде бүген 10-15 яшегездә актив Интернет кулланучылар эшли алмаганны да эшлисез”, - дип ассызыклады И.Халиков.
ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, проект көтелгәннән арттырды, анда балаларның гына түгел, ә укытучыларның, директорларның, мәгариф бүлекләре башлыкларының хезмәте. И.Халиков бүген ТР Президентының киләсе елда да әлеге бәйгене уздырырга тәкъдим итүен әйтте. И.Халиков билгеләп үткәнчә, берничә көннән дәүләт хезмәтләре порталында баннер барлыкка киләчәк, анда 2014 нче елгы конкурска бәйле үз тәкъдимнәреңне калдырырга була.
Исегезгә төшерик, “IT-чемпион” республика конкурсының оештыручылары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурс ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков ярдәме белән уздырыла.