ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
Казанда “Ренова” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта булды.

“ТР хезмәтләр” («Услуги РТ») мобиль кушымтасының яңартылган версиясендә “Электрон Татарстан” инфоматлары картасы ачык. Кулланучылар кесә телефоны ярдәмендәге якындагы инфомат адресы белән тизара таныша ала.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы контак-үзәгенә 2014 елның беренче яртыеллыгында 225 меңнән артык шалтырату кабул ителгән.


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Кырымга “Ачык Кырым” системасын булдыру буенча ярдәм итәргә әзер. Бу турыда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “РБК-Татарстан”га биргән интервьюсында белдерде. Татарстан белгечләренең тәҗрибәсе Кырым республикасы яңа хөкүмәт Порталына кертелде.

Якынча 5 мең кеше: 2 технопаркта эшләүче белгечләр, студентлар һәм университетның профессорлар-укытучылар составы – Иннополисның беренче халкы була. Бу хакта кичә “Татар-информ” МАның “Пятница, с 13-го” тапшыруы кунагы ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

Татарстанның 70ләп мәктәпләрендә информатика дәресләре буенча робототехника өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта кичә “Татар-информ” МАның “Пятница, с 13-го” тапшыруы кунагы ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru 2014 елның беренча 5 ае эчендә узган ел белән чагыштырганда ТКХ өчен түләүләр 70% арткан.

9 июль сәгать14.00 ИТ-паркның пресс-үзәгендә профессор Микеле Мадзукко лекциясе узачак. Лекциянең темасы: "Introduction to performance engineering and Quality of Service provisioning". Компьютер фәннәре өлкәсендәге әлеге Итальян белгече Казанга Иннополис Университеты чакыруы буенча килгән.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында  uslugi.tatarstan.ru күпфункцональ хезмәт үзәкләрендә тапшырылган гариза статусын тикшерү буенча сервис тормышка ашырылган. Статусны тикшерү гариза номеры буенча башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International