ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша татарстанлыларга 14 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Порталда теркәлүчеләр саны 1 млннан арткан.


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 11,4 мең гариза бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч ике тапкыр күрәк. 


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның беренче яртыеллыгында Табибка приемга язылу” электрон хезмәте белән 514 республика яшәүчеләре язылган.

Татарстан Республикасында 1 июньнән балаларны 2014-2015 елларга мәктәпкә кадәр уку йортларына туплау башланды. Беренче ай эчендә “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасы аша 20 532 бала балалар бакчасына юлланма алган.

Татарстан Республикасында 68 ИТ-класс ачылачак. 68 мәктәп заманча җиһаз белән тәэмин ителәчәк. Мәктәп укучылары өчен программалаштыру өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылачак.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Сәламтәлек саклау” бүлегендә “Тәүлек әйләнәсе эшләүче аптекалар” сервисы яңартылды.


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

 2014 елның 26 маеннан 10 декабренә кадәр «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең икенче этабы үткәрелә.


7
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы булачак Иннополис шәһәрендә бер сменага 500 куәте белән медицина үзәге төзеләчәк.

2014 елның 21-30 август көннәрендә Казанда Иннополис Университеты заманча медицина һәм биологиядә югары технологияләр куллануга багышланган 4нче җәйге мәктәбен уздырачак. Чараны оештыручы булып Мәскәү физик-техник институт һәм Иннополис Университеты тора.

Бүгенге көннән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит-2014” хәйрия акциясе старт ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International