2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша татарстанлыларга 14 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Порталда теркәлүчеләр саны 1 млннан арткан.
Әлеге 14 млн электро нхезмәтләр арасында:
- 10 млн электрон запрослар;
- 696 мең электрон гариза;
- 1,4 млн белгечләргә һәм табибларга чиратка язылулар;
- 1,2 млрд сумга 1,2 млн түләү башкарылган.
ТР дәүләт хезмәтләр порталына керүчеләр 1 млнга артып 3,6 млн күрсәткеченә җиткән.