Иннополиста бер сменага 500 куәте белән медицина үзәге төзәячәкләр

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы булачак Иннополис шәһәрендә бер сменага 500 куәте белән медицина үзәге төзеләчәк.

Татарстан Республика сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, медицина үзәге заманда терелтү-диагностик җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Учреждениенең штат персоналы 200 кеше тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Иннополис шәһәренең яшәүчеләр саны перпспективада 155 мең кеше тәшкил итәчәк. Шуларның 60 меңе – югары квалификацияле белгечләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International