«IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең баллар буенча лидеры Яшел Үзән районында яши

2014 елның 8 июле, сишәмбе

 2014 елның 26 маеннан 10 декабренә кадәр «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең икенче этабы үткәрелә.

Конкурс башланганнан бирле, 15 марттан, бәйгедә 102 мең мәктәп укучысы катнаша. Алар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru белән 115 мең татарстанлыны өйрәткән.

Баллар буенча лидерлар арасында Яшел Үзән, Теләче, Саба, Мөслим һәм Казан шәһәренең Совет районы укучылары.

Бәйгедә Теләче һәм Балтач районы укучылары актив катнаша. Әлеге районарның 98% укучысы бәйгедә катнаша.

Исегезгә төшерәбез, этап нәтиҗәләре буенча 153 укучы ноутбук белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International