2014 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 11,4 мең гариза бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч ике тапкыр күрәк.
2014 елның беренче 6 аенда 50% (6,3 мең гариза) уңай хәл ителгән, 3,2 мең гариза буенча эшләр планлаштырылган, 746сы буенча эш алып барыла, 1,2 мең гариза “мотивлаштырылган кире кагу” статусына ия.
2014 елда иң популяр категорияләр: “Территорияне төзекләндерү” (4 меңннә артык гариза), “Юл кагыйдәсен оештыру” (3,7 мең гариза), “Торак-коммуналь хезмәтләр” (630 гариза).