Татарстан укучыларының “Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!” («Изучи Интернет - управляй им!») онлайн уен буенча өченче Бөтенроссия чемпионатында катнашырга мөмкинлекләре бар.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре электрон хезмәтләр өлкәсендә СЕВКОНФ 2014 Россиякүләм конференциядә катнашты. Конференция 26-27 июнь көннәрендә Севастопольдә узды.
Бүген Казанда “Таттелеком” ААҖ нең 1800 МГц диапазонда эшләүче 4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чаарасы булды. Чара "Kazan-Arena" стадионында оештырылган “Яшьләр һәм уңышлылар” фестивале кысларында узды.
Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды.
Телекоммуникация һәм информатика Идел буе дәүләт университетының Казан филиалының студентлары чыгарылды.Читтән торып уку формасы буенча 85 студент дипломны белгеч булды
Бүген Ульян шәһәрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зәрипов Ачык Хөкүмәт буенча РФ субъектлары семинарында катнашты. Семинарны РФ Министры Михаил Абызов җитәкләде.