ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Яндекс» тан «Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы үткәрелә. 5 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең 5 нче лицеенда «Болыт технологияләре: ак барсны эзләү» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев һәм «Яндекс.Дәреслек» төбәк проектлары җитәкчесе Дмитрий Кононов катнашында ачык дәрес узачак.


22
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, министрлыкка караган учреждениеләр һәм тармак предприятиеләре хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы торуга багышланган интеллектуаль-күңел ачу уены (квиз) үткәрелде.

Җомга көнне, 24 ноябрьдә, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының Саба районына эш сәфәре белән барачак.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бизнес-инкубаторга 104 нче сайлап алу нәтиҗәләре чыгарылды. Сайлап алу кысаларында бөтен Россиядән 100дән артык стартап гариза җибәргән.

Татарстан Республикасы «Ясалма интеллект этикасы форумы: GPT буыны. Кызыл линияләр» чарасында ясалма интеллект этикасы өлкәсендә үсеш казанышлары өчен премия алды. Бүләкне Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиевка Россия Федерациясе Президентының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә инфраструктурасын үстерү идарәсе башлыгы Татьяна Матвеева һәм ЯИ өлкәсендә этика кодексын гамәлгә ашыру буенча комиссия рәисе Андрей Незнамов тапшырды.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ИТ-парк Татарстан Республикасы шәһәр һәр районнарында мәктәп укучыларын ИТ-эшләнмәләр ясауга җәлеп итүне дәвам итә.

Октябрьдә «Летай» күп фатирлы йортларда һәм шәхси секторда яшәүче абонентлары өчен, шулай ук Казанның үзәк базарына килүчеләр өчен мобиль интернетны тотрыклырак итте, ә мәгълүмат тапшыру тизлеген арттырды.

Лаеш юнәлеше башка төбәкләрдән күчүче халык өлеше буенча лидерлыкка чыкты. Усады, Олы һәм Кече Кабан, Комлы Кавал, Сокуры авыллары халкының якынча 17% элек Татарстаннан читтә яшәгән. Бирегә нигездә Мәскәү, Самара өлкәсе һәм Башкортстаннан күченәләр. Мегафон экспертлары, 2023 елның гыйнвар‑октябрь айларында абонентларның шәхессезләнгән мәгълүматларын тикшергәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан эшкуарлары кече һәм урта бизнес өчен түләүсез белем бирү программаларына керү мөмкинлеге булган 100 цифрлы сертификат алачак. Бизнесның яңа технологияләренә өйрәтү өчен сертификатлар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында агымдагы ел ахырына кадәр бүлеп биреләчәк.

МТС, цифрлы экосистемасы, Россия стартапларына ярдәм итү өчен CloudMTS болыт провайдерының грант программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итә. Яшь компанияләр үзләренең цифрлы проектларын үстерү өчен провайдерның виртуаль инфраструктурасына һәм алдынгы болыт сервисларын куллана алачак. Бүлеп бирелгән грантларның гомуми күләме миллиард сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International