ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

1 ноябрьдән 2024 елның 10 һәм 11 маенда Санкт-Петербургта узачак робототехника һәм цифрлы технологияләр буенча «ДЕТалька-2024» халыкара ярышларына теркәлү ачылды.


3
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Турнир М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей мәйданчыгында Татарстан Республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Ике көн дәвамында 190 укучы 5 дисциплинада ярышты, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора.


1
декабрь, 2023 ел
җомга

Олимпиаданың сайлап алу туры 2023 елның 13 ноябреннән 4 декабренә кадәр уза, финал туры 2024 елның 26 февраленнән 22 мартына кадәр узачак. Олимпиаданы MAXIMUM Education («Юмакс» ҖЧҖ) Россия белем бирү ИТ-компаниясе үткәрә. 14-17 яшьлек укучылар бушлай катнаша ала.

3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, Казан РТРС телебашнясында Мәңгелек утны символлаштырган архитектура-сәнгать сценарие кабыначак.


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Таттелеком» хисаплау үзәгенең яңа бинасына нигез салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов,  ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин һәм «Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты.

 

2023 елда яңа Бөтенроссия чемпионатлык хәрәкәтенә старт бирелә, аның кысаларында 24-28 ноябрьдә Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы узды.

Бу шимбәдә, 2 декабрьдә, Казандагы «Мәктәп 21» кампусында Ачык ишекләр көне узачак. ИТ өлкәгә чумарга һәм үзләрен программа язучылар ролендә хис итәргә теләүчеләр бу көнне мәктәпнең ИТ-юнәлешләре һәм белем бирү трегы белән таныша алачак, шулай ук тест сайлап алу уенында үз көчләрен сынап карый һәм укуда катнашучылар белән аралаша алачак.


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2 һәм 3 декабрьдә М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей мәйданчыгында фиджитал ярышлар узачак. Катнашуга Яшел Үзән шәһәре укучылары һәм студентлары чакырыла. Ярышлар Татарстан Республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект кысаларында муниципаль турнирлар форматында үткәрелә. Проектны ИТ-парк Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фиджитал спорт федерациясе белән берлектә гамәлгә ашыра.


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

29 ноябрьдә, Татарстан Республикасы флагы көнендә, РТРСның Казан телебашнясы архитектура-сәнгать яктыртуының тематик сценариен кабыза.

28 ноябрьдә Казандагы РТРС телебашнясы илнең төп урманны торгызу акциясен хуплау йөзеннән архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International