"Урам" экстрим-паркында "Цифровиада" спорт фестивале узды

2024 елның 18 августы, якшәмбе

17 августта «Урам» экстрим-паркында Татарстанның IT-компанияләре хезмәткәрләрен берләштергән «Цифровиада» спорт фестивале узды. Чара Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы инициативасы белән «ИТ-парк» ДАУ белән берлектә уздырыла.

Фестиваль кысаларында 300 дән артык кеше мини-футбол, волейбол, баскетбол, шахмат һәм өстәл теннисы буенча ярышларда катнашты. Быел фестивальгә 25 мең кеше килгән. Җанатарлар һәм фестиваль кунаклары өчен мәйданчыкта активлык зонасы оештырылды, анда һәркем үзе өчен шөгыль таба һәм рәхәтләнеп вакыт үткәрә алды!

2024 елгы Цифровиада җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International