Яңа россиякүләм шәһәре Иннополиста “Чиста караш” бәйге җиңүчеләрен котладылар.
“Автоматизацияләнгән йөрешне хисаплау” проектында катнашучы өстәмә мәгариф педагоглары өчен Android операцион системасы базасында программаның яңа версиясе булдырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Российский инвестиционный фонд информационно-коммуникационных технологий» ААҖ генераль директоры Павел Родионов һәм фондның инвестицион директоры Константин Тряпицын белән очрашты.
28 сентябрь ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының конференц-залында бөтенроссиякүләм профессиональ осталык “2015 елның иң яхшы элемтә операторы” бәйгесенең региональ этабы узды.
ТР мәгълүматлаштыру һзм элемтә министрлыгы, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге, ИТ-парк вәкилләре “Милләтләр кроссы”/ “Кросс нации” бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Кросс “Казан-Арена” стадионы янындагы территориядә узды.
Татарстанның дәүләт хезмәтләр порталында гражданлык актларын теркәү бүлеге органнары белгечләренә чиратка язылу сервисы камилләштерелде. Хәзер язылу өчен гариза бирү һәм дәүләт пошлинасын түләү мәҗбүри түгел.
1 сентябрьдән “Халык контроле”ндә урамнарда һәм ишегалларында яктырту булмау буенча 120 гариза бастырылган. Аларның 26сы уңай хәл ителгән.
“Халык экспертизасы” сервисында Татарстанда яшәүчеләр республикада сәгать поясын күрше Самара һәм Удмуртиядә (МСК+1) сәгать поясларына үзгәртү инициативасына тавыш бирә ала.
Бүген Казанда “Ведомости” газетасының “Интернетны заманча оешманың җитештерү практира әйбере буларак кертелүе” конференциясе ачылды.