28 сентябрь ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының конференц-залында бөтенроссиякүләм профессиональ осталык “2015 елның иң яхшы элемтә операторы” бәйгесенең региональ этабы узды.
Региональ этапта Татарстанның 20 почта элемтә операторы катнашты.
Алар арасыннан Татарстан буенча 2015 елның иң яхшы элемтә операторы булып Бөгелмә почтампының Лениногорск шәһәренең № 423250 почта бүлеге элемтә операторы Хөсәенова Айгөл булды. Икенче урында – Яшел Үзән почтампының Яшел Үзән шәһәренең № 422542 почта бүлеге элемтә операторы Мингазова Елена, өченче урында – Чистай почтампының Чистай шәһәренең № 422980 почта бүлеге операторы Симендеева Альбина табылды.