ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының “Ачык Татарстан” мәйданчыгында 2014 елдан бирле “Халык экспертизасы” сервисы эшли.
“Халык экспертизасы” сервисында “Россия иҗтимагый инициативасы” интернет-ресурсына сылтама урнаштырылган. Биредә Татарстанда яшәүчеләр республикада сәгать поясын күрше Самара һәм Удмуртиядә (МСК+1) сәгать поясларына үзгәртү инициативасына тавыш бирә ала.
Бүгенге көндә 18 кеше уңай тавыш биргән, 17 кеше каршы булуын белдергән.
Сезнең тавыш исәпкә алынсын өчен, сез ЕСИА аша авторизацияләнгән булырга тиешсез.