ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы да “Милләтләр кроссы” акциясендә катнашты

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

ТР мәгълүматлаштыру һзм элемтә министрлыгы, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге, ИТ-парк вәкилләре “Милләтләр кроссы”/ “Кросс нации” бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Кросс  “Казан-Арена” стадионы янындагы территориядә узды.

Кросс ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев һәм Россиянең спорт министрлыгының департамент директоры Марина Томилова да катнаштылар.

Бу елның Милләтләр кроссы” беренче тапкыр Иннополиста да уздырылды.

Кросста 24 мең 470 кеше катнашты. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 120 кешегә күбрәк. Кросста катнашучыларның иң яшенә – 3 яшь, иң өлкәненә – 87.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International