Татарстанның дәүләт хезмәтләр порталында гражданлык актларын теркәү бүлеге органнары белгечләренә чиратка язылу сервисы камилләштерелде. Хәзер язылу өчен гариза бирү һәм дәүләт пошлинасын түләү мәҗбүри түгел.
ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша гражданлык хәлен теркәү актларын теркәү өчен, кабат таныклык алу өчен, апостиль кую өчен язылырга була.
2015 елда гражданлык актларын теркәү хезмәтен алу өчен электрон чират белән 66 мең тапкыр кулланганнар.