Татарстан укучылары “IT-чемпион” исеме алу өчен көрәшүен дәвам итә

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион»-2015 бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә 45 237 мәктәп укучысы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 54 029  шәхси кабинетта сакланган. 
Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Арча, Балтач, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче һәм Яр Чаллы шәһәрләре  исәпләнә. 
Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Балык Бистәсе, Нурлат, Ютазы, Сарман һәм Саба  районнарыннан укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International