Яңа россиякүләм шәһәре Иннополиста “Чиста караш” бәйге җиңүчеләрен котладылар.
Чара Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә дүртенче тапкыр үткәрелә. Конкурс халыкның әйләнә-тирәне саклау мәсьәләренә игътибарын юнәлтү, экология өлкәсендәге теге яисә бу мәсьәләгә карата яшьләрнең фикерен җиткерү мөмкинлеген булдыру өчен уздырыла.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр авторлары А.С.Попов исемендәге технопаркта бүләкләү тантанасында катнашты.
Иннополис Унивеситеты карамагындагы мәктәп укучылары Кәримова Әлфия, Мөхетдинов Җәмил һәм Юранец Богдан “Социаль видеоролик” номинациясендә икенче урынга лаек булдылар.