“Автоматизацияләнгән йөрешне хисаплау” проектында катнашучы өстәмә мәгариф педагоглары өчен Android операцион системасы базасында программаның яңа версиясе булдырылды.
Әлеге проект Саба, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Югары Ослан районнарында, шулай ук “Мәктәп картасы” проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында тормышка ашырыла.
Проет кысаларында 2 меңнән артык педагоглар планшет җиһазлары белән тәэмин ителгән, 110 өстәмә мәгариф оешмалары Wi-Fi технологияләре буенча интернетка тоташтырылган.