15нче февраль көнне бөтен Россия буйлап «Кванториум» балалар технопаркларында, шул исәптән Яр Чаллы шәһәрендә дә 40 «Шахмат бүлмәсе» ачылды. Хәзер дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә балалар дөньяда иң танылган уеннарның берсенә өйрәнәчәк.
Түбән Новгород өлкәсенең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Сергей Ефимов Казанга эшлекле сәфәр вакытында мәгълүмати системалар һәм электрон хезмәт күрсәтү үсешенең Татарстан тәҗрибәсен өйрәнде.
ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы дәүләт мәгълүматләштерү системасын модернизацияләүен дәвам итә. 2017 елның азагында системага яңа модульлләр кертелде - «Кадровый резерв», «Мои олимпиады» и «Система оценки качества образования».
15нче февральдә Яр Чаллы ИТ-паркында программистлар төркеме чыгарылыш кичәсе булды. Өч ай дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “inIT” иҗтимагый-белем бирү проекты кысаларында WEBл-программалаштыру нигезләрен өйрәнде. Укуның тәмамлануына һәр укучы үзенең шәхси продуктын эшләп чыгарып, ИТ-компанияләр җитәкчеләренә тәкъдим итте.
Соңгы 5 елда Татарстанда Интернет челтәре абонентлары 1,7 тапкыр артты - бүген алар инде 4,3 миллионнан артык! 2012нче елдан башлап теркәлгән югары тизлекле «бөтендөнья пәрәвезе»нә үтеп керү дәрәҗәсе дә шактый күтәрелә - 70тән 76 процентка кадәр.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында «Сочи-2018» Россия инвестиция форумында була.
Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы делегациясе Тамбов өлкәсендә эшлекле сәфәрдә булды. Визитның максаты булып дәвалау-профилактика учреждениеләренә мәгълүмати технологияләрне кертү эшендә тәҗрибә уртаклашу торды.
Быел Татарстан Республикасының Стратегия-2030га 3 ел була. Стратегияне раслау Законы буенча (17.06.2015 № 40-ЗРТ) аны 3 елга бер тапкыр ихтыяҗ булган очракта төзәтү каралган.
"Электрон Татарстан" инфоматлары Казанда 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар кабул итә башладылар. Эшләрне 2018 елның 1нче кварталында бетерәчәкләр.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы Халыкара электроэлемтә союзының (ITU) WSIS Prizes-2018 конкурсы катнашучылары өчен тавыш бирү тәмамлануга нибары биш көн калып бара.