Соңгы 5 елда Татарстанда Интернет челтәре абонентлары 1,7 тапкыр артты - бүген алар инде 4,3 миллионнан артык! 2012нче елдан башлап теркәлгән югары тизлекле «бөтендөнья пәрәвезе»нә үтеп керү дәрәҗәсе дә шактый күтәрелә - 70тән 76 процентка кадәр.
Шулай да халыкта мобиль Интернетка булган ихтыяҗ иң зурысы. Татарстанда аны кулланучылар саны 3,3 миллионның «икенче ягына авыша». Бу исә теркәлгән киң сызыклы керү юлыннан өч тапкыр артыграк. 2012нче елдан мобиль Интернетка ихтыяҗ 2 мәртәбә диярлек үсә. Бу факт тарифларның арзанлыгы, кәрәзле элемтәнең яхшы сыйфаты һәм Интернет тизлегенең җитәрлек булуы турында сөйли.