Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы делегациясе Тамбов өлкәсендә эшлекле сәфәрдә булды. Визитның максаты булып дәвалау-профилактика учреждениеләренә мәгълүмати технологияләрне кертү эшендә тәҗрибә уртаклашу торды.
«Башка регионнарның сәламәтлекне саклау өлкәсенә мәгълүмати технологияләрне кертүдә тәҗрибә уртаклашырга карар кылгач, безгә иң беренче чиратта Тамбов өлкәсенә барырга киңәш иттеләр. Һәм без чыннан да сокландык - монда медицина берләшмәсенең сәламәтлекне саклау идарәсе җитәкчелегеннән алып, заманча информацион технологияләрдән файдаланып пациентларны кабул итүче табиблар һәм шәфкать туташларының эшчәнлегенә кадәр җайга салынган. Яхшы эшләнелгән, оештырылган процессны, Тамбов тәҗрибәсен Татарстанда да кулланачакбыз», - ди Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов.