Яр Чаллы «Кванториум»ында шахмат бүлмәсе ачылды

2018 елның 16 феврале, җомга

15нче февраль көнне бөтен Россия буйлап «Кванториум» балалар технопаркларында, шул исәптән Яр Чаллы шәһәрендә дә 40 «Шахмат бүлмәсе» ачылды. Хәзер дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә балалар дөньяда иң танылган уеннарның берсенә өйрәнәчәк.

«Шахмат бүлмәләре»нең ачылышы катнашучы шәһәрләрдә мастер-класслар, интерактив лекцияләр, кызыклы шахмат партияләре, интеллектуаль спортның билгеле шәхесләре белән уен сеанслары форматында узды.

Чаллы «Кванториум»ы тантаналы чарасында яшь инженерларны технопарк директоры Юлия Фукина һәм Татарстан Республикасы шахмат федерациясе вице-президенты, ФИДЕ мастеры Артем Нагимов каршы алды. Спортсмен балаларга шахмат уены кешедә нинди сыйфат-күнекмәләр тәрбияләве, бүген республикабызда кем иң профессиональ уенчы булып саналуы һәм мондагы укучыларның әлеге юнәлештә нинди мөмкинлекләре булуы турында сөйләде. Шулай ук Артем Нагимов үзе белән шахмат партиясе уйнаган яшь ярышташына истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International