Бу көннәрдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында «Сочи-2018» Россия инвестиция форумында була.
Россия субъектлары башлыклары, федераль хөкүмәт әгъзалары һәм бизнес вәкилләре җыела торган әлеге зур чарада республика 10 елдан артык рәттән катнаша. Бүген үк Роман Шәйхетдинов дәүләт хакимияте эшенең ачык форматларын булдыру зарурлыгы турында фикер алып барыла торган "Ачык һәм цифрлы дәүләт идарәсенең киләчәге" сессиясенең катнашучысы булачак.
Иртәгә исә Роман Шәйхетдиновның "Цифрлы экономика: норматив җайга салу проблемалары һәм перспективалары" сессиясендә чыгышы планлаштырыла. Ул анда мәгълүмати технологияләрне дәүләт идарәсе секторында куллану өлкәсендә Татарстан тәҗрибәләре белән таныштырачак.