Түбән Новгород өлкәсен Татарстанда электрон хезмәт күрсәтү тәҗрибәләре белән таныштырдылар

2018 елның 16 феврале, җомга

Түбән Новгород өлкәсенең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Сергей Ефимов Казанга эшлекле сәфәр вакытында мәгълүмати системалар һәм электрон хезмәт күрсәтү үсешенең Татарстан тәҗрибәсен өйрәнде.

Очрашу "Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы"нда узды. Технопарк директоры Антон Грачев экскурсия үткәрде, стартап һәм ИТ-компанияләр үсеше өчен заманча технологияләр, хезмәт, җиһазлау, фәнни һәм ресурс база кебек шартлар тудыру хакында сөйләде. Очрашуны Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов электрон хезмәт күрсәтүнең халыкка кирәклеге турында презентация белән дәвам итте. Әйтергә кирәк, һәр ел саен, хезмәт күрсәтүләр электрон форматка күбрәк күчерелгән саен, мондый хезмәтләрнең халык арасында ихтыяҗы дә арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International