Бүген "Волга" яшьләр үзәгендә ТРның Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтшә министры Роман Шәйхетдинов "Кадрлар резервы" катнашучылар белән күреште. Очрашуның төп темлары булып санлы икътисадны үстерү, электрон хезмәтләр һәм ТРда җәмгыятне мәгълүматләштерү.
27-28 февраль көннәрендә Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр» ITS Forum-Kazan V халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылачак.
20нче февраль көнне Вячеслав Володин рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы пленар утырышлар залында «Цифрлы икътисадның үсеше һәм аны финанслауның хокукый шартларын формалаштыру» темасына парламент фикер алышулары булды.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгы киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Татарстанда үпкә яман шешен рентген сурәтләре аша интеллектуаль ачыклау технологиясен апробацияләү карары кабул ителгән.
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының утыз беренче утырышында 2017нче елга районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген ИТ-паркта «Росатом» дәүләт корпорациясе Атом-төш коралы комплексы (ЯОК) дирекциясенең «Тармакның цифрлы трансформациясе: ЯОК өчен каршылыклар һәм мөмкинлекләр» дип исемләнгән эш сессиясе үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды.
Бүген Казан мәгълүматләштерү һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багров 55 яшьлек юбилеен уздыра. ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы коллективы, Юрий Николаевич, Сезне Туган көне белән котлыйбыз!
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элмәле элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бу көннәрдә Сочида уздырыла торган Россия инвестиция форумы чараларында катнаша. Бүген ул «Цифрлы икътисад: норматив җайга салу проблемалары һәм перспективалары» сессиясендә спикер вазифасын үти.