Роман Шәйхетдинов: «Цифрлы икътисад – ул кешенең урыныннан да тормыйча бөтен кирәкле хезмәтне бер гаджеттан алу мөмкинлеге»

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бу көннәрдә Сочида уздырыла торган Россия инвестиция форумы чараларында катнаша. Бүген ул «Цифрлы икътисад: норматив җайга салу проблемалары һәм перспективалары» сессиясендә спикер вазифасын үти. 

Цифрлы икътисад үсешенә кайвакыт дәүләт дәрәҗәсендә законнар чыгару базасының булмавы яки җитешсезлеге комачаулый. Бу исә блокчейн, криптовалюталар, пилотсыз аппаратлар, телемедицина һәм башка цифрлы технологияләр кертүне һәм үсешен тоткарлый. Бу һәм күп кенә башка нәрсәләр хакында Роман Шәйхетдинов үзенең чыгышында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International