Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районы Советы хисап тоту утырышында катнашты

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының утыз беренче утырышында 2017нче елга районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Районның инвесторлары,  эшханәләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый, профсоюз һәм дини берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә утырышның катнашучылары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International