Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгы киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Татарстанда үпкә яман шешен рентген сурәтләре аша интеллектуаль ачыклау технологиясен апробацияләү карары кабул ителгән.
Ясалма интеллект технологиясе нигезендә ясалган система санак томографиясе сурәтләрен билгели һәм анализлый. Бу исә онкологик авыруларга диагноз кую сыйфатын күтәреп, аларны иртә стадиядә оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге технология санак томографиясе аппаратларында өстәмә тикшеренүләргә чыгымнарны арттырмыйча гына үпкә яман шешен ачыклауны төгәлрәк итүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, ул рентгенолог табибларга йөкләнелгән эшне киметергә ярдәм итәчәк.