Бүген ИТ-паркта «Росатом» дәүләт корпорациясе Атом-төш коралы комплексы (ЯОК) дирекциясенең «Тармакның цифрлы трансформациясе: ЯОК өчен каршылыклар һәм мөмкинлекләр» дип исемләнгән эш сессиясе үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Иң элек ул чарада катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан Республикасында цифрлы икътисад үсеше турында сөйләде.
«Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россия лидерларының берсе булган Татарстанда цифрлы икътисад эрасына күчү өчен барлык шартлар тудырылган, - дип билгеләде ул. - Республикабызда яшәүчеләр электрон хезмәтләрдән актив файдалана, монда ИТ өлкәсендә фәнни-җитештерү һәм инфраструктура объектлары комплексы булдырылган (Иннополис, ИТ-парк), уку-укытуның интерактив ысуллары кулланыла, теркәлгән югары тизлекле Интернет челтәренә үтеп керү дәрәҗәсе күтәрелә, акыллы һәм имин регион концепциясе кертелә, киберкуркынычсызлык технологиясе үстерелә».
Бүген Татарстанда регионның цифрлы трансформация кыска концепциясе һәм структурасы инде эшләнелгән. Ул үз эченә төп 10 юнәлеш ала. Алар арасында - цифрлы сәламәтлек саклау, цифрлы геокиңлек, акыллы шәһәр һ.б. Регионны цифрлаштыруга юнәлтелгән стратегик якын килү юлларын җитештерүче ведомстволар арасындагы «Цифрлы Татарстан» эш төркеме оештырылган.