Роман Шәйхетдинов Казанда узачак халыкара транспорт системалры буенча ufvokb конференция турында әйтте

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

27-28 февраль көннәрендә Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр» ITS Forum-Kazan V халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылачак. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашачак.

Искәртәбез, конференцияне оештыручылар – гаддәттәгечә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, «Ростех» дәүләт корпорациясе, «Национальные телематические системы» компанияләр төркеме, «ТР-ИНВЕСТ» ҖЧҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ. Форумга Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче белгечләре, галимнәр, ситуацион үзәкләрне һәм транспорт системаларын үстерү өлкәсендәге инженерлар һәм экспертлар җыелачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International