15нче февральдә Яр Чаллы ИТ-паркында программистлар төркеме чыгарылыш кичәсе булды. Өч ай дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “inIT” иҗтимагый-белем бирү проекты кысаларында WEBл-программалаштыру нигезләрен өйрәнде. Укуның тәмамлануына һәр укучы үзенең шәхси продуктын эшләп чыгарып, ИТ-компанияләр җитәкчеләренә тәкъдим итте.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен курслар оештыру идеясе авторлары: "Югары технологияләр өлкәсендә “ИТ-парк” технопаркы, “Интеграция” региональ иҗтимагый оешма һәм Global Shapers Community'ның (Глобаль Шейперлар Берләшмәсенең) Казан бүлеге. Проектны Яр Чаллыда чынга ашыруда шулай ук "ТАТПРОФ" АҖ да ярдәм күрсәтә.