ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Мәгариф системасын үстерү һәм мониторинглау өлкәсендә инновацияләргә ярдәм итү» ведомство максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан грант бирү өчен конкурста катнашты һәм җиңүче булды. Бу җиңү аркасында техникумда 5 яңа остаханә эшли башлады.

Казанда Саклык банкының «21 мәктәбе» - белем бирү проектын ачу тантанасы булды, ул якындагы берничә елда республика һәм бөтен ил эш бирүчеләренә дөнья дәрәҗәсендәге программистларны алырга мөмкинлек бирәчәк. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасының инновацион эшләнмәләре күргәзмәсе узды. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Сбербанк идарәсе рәисе, Президент Герман Грефка республиканың цифрлы чишелешләрен тәкъдим итте һәм Татарстанның цифрлы трансформациясе турында сөйләде.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

5-7 февральдә Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан килгән 10 команда «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юлламалар өчен көрәшәчәк. 


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ бишьеллыгын билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә Татарстанда күп функцияле үзәкләр үсеш юлын уздылар һәм күп кенә башка төбәкләрдә күп функцияле үзәкләр моңа кадәр актив эшчәнлек башлап, 9-10 ел дәвамында барды. Хәзер Татарстан, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы рейтингы буенча, КФҮ эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелегенә ия булган төбәкләр төркемендә урнашкан.

Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы 22.01.2020-11.02.20 кадәр кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында тармак предприятиеләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белән чираттагы атналык киңәшмә узды.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

30 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстанның цифрлы технологияләр ярдәмендә дәүләт һәм җәмгыять коммуникациясендәге уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үтте.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Institutions Active in Technical Games Research рейтингын Вашингтонда Америка университетының Компьютер фәннәре профессоры Марк Нельсон тәшкил итте. Ул дөньяның 706 университетыннан килгән уеннар өлкәсендә 2140 тикшеренүченең активлыгын санады. Иннополис университеты 87 нче урынны алды һәм исемлектә бердәнбер россия югары уку йорты булды.

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Демография» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен цифрлы күнекмәләргә түләүсез уку башлап җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International