Иннополис Университетында WorldSkills региональ чемпионаты башланды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

5-7 февральдә Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан килгән 10 команда «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юлламалар өчен көрәшәчәк. ​

«Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенциясендә катнашучыларга телефон һәм VR-очколар өчен өстәмә чынбарлык белән 2 кушымта булдырырга кирәк булачак. Беренче кушымтада ярышучылар җир биләмәләре өчен көрәшәчәк, икенчесендә ау симуляторы эшләнәчәк.

«Киберкуркынычсызлык» компетенциясендә беренче биремдә катнашучылар веб-кушымталарда зәгыйфьлекне ачыклау һәм тасвирлау аудитын үткәрәчәкләр. Икенче бирем веб-сервис корректлы, куркынычсыз һәм өзлексез эшләсен өчен  программа белән тәэмин итү һәм аның көйләнешен үз эченә ала. Өченче биремдә катнашучыларга бу хәлне тикшереп, проблеманы сайттагы бетерергә туры киләчәк.

Һәр категориядә 3әр кешедән торган 5 команда ярыша — ике катнашучы һәм бер эксперт. Экспертлардан биремнәрне үтәү өчен баллар куя торган судьялар коллегиясе формалаштырыла. Бәхәсле хәлләрдә Иннополис Университетының баш экспертлары — белгечләре судьялыкка кушылачак. Бурычларны үтәү өчен 18 сәгать вакыт бирелә. Бөтенроссия дәрәҗәсенә һәр компетенциядә бер команда буенча чыгачаклар, алар күбрәк балл җыялар.

Белешмә мәгълүмат: 

WorldSkills Russia — WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәтенең рәсми операторы, аның миссиясе - кадрлар әзерләү стандартларын күтәрү. WorldSkills Russia биш юнәлеш буенча Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатларын уздыра: көллият һәм техникум студентлары арасында 22 яшькә кадәр һөнәри осталык конкурслары; 16-28 яшьләрдәге эре Россия компанияләренең җитештерү мәйданчыкларында корпоратив чемпионатлар.; ИТ-секторның югары технологияле һөнәрләре өлкәсендәге Чемпионат — 28 яшькә кадәрге профильле югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары һәм эре компанияләр белгечләре өчен DigitalSkills; AgroSkills — авыл хуҗалыгы секторындагы 18-28 яшьләрдәге компанияләр хезмәткәрләре арасында тармак һөнәри осталык чемпионаты; WorldSkills стандартлары буенча югары уку йортлары арасында тармак чемпионаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International