Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Демография» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен цифрлы күнекмәләргә түләүсез уку башлап җибәрә.
Курс катнашучылары компетенцияләр буенча түләүсез уку үтә алачаклар:
Билгеләп үтик, 2019 елда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында 50дән артык кеше өчен түләүсез уку оештырылды. Бу вакыт эчендә курсны 300 дән артык кеше узды.
Укулар февраль аеннан башлап җибәреләчәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен 203-555 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" милли проектының "Санлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында Цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү өчен дәүләттән цифрлы сертификатлар бирү буенча пилот төбәкләр арасына керде. Сертификат 22 юнәлеш буенча бушлай укырга мөмкинлек бирә - зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, квант технологияләре, компьютер һәм мобиль уеннар эшләү һәм цифрлы дизайн.