ТР Цифрлаштыру министрлыгы кадрлар резервын формалаштыра

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы 22.01.2020-11.02.20 кадәр кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.

Кадрлар резервы дәүләт хезмәте вазыйфаларын, дәүләт хезмәткәрләреннән (гражданнардан) төп һәм әйдәп баручы төркемнәрне оператив рәвештә алыштыру өчен төзелә.

Комиссия әгъзалары тарафыннан претендентларның дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына билгеләнгән квалификация таләпләренә туры килү-килмәүнең һөнәри дәрәҗәсе бәяләнәчәк.

Кадрлар резервына кертелү хокукына конкурста катнашу өчен документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан ш., Кремль ур., 8, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 221-19-55, 231-77-91 телефоннары аша һәм безнең сайтның "Кадрлар резервы" бүлегендә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International