30 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстанның цифрлы технологияләр ярдәмендә дәүләт һәм җәмгыять коммуникациясендәге уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үтте.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә: «Хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры аралашу күп кенә төбәкләрдә төзелгән инде. Бу онлайн режимда халыкның көндәлек проблемаларын хәл итәргә, аларның инициативаларына һәм мөрәҗәгатьләренә җавап бирергә мөмкинлек бирә".
Бүген хакимият органнары һәм республика халкы арасында тулы канлы диалог булдыру өчен Татарстанда берничә сервис эшли: