Казанда Саклык банкының «21 мәктәбе» - белем бирү проектын ачу тантанасы булды, ул якындагы берничә елда республика һәм бөтен ил эш бирүчеләренә дөнья дәрәҗәсендәге программистларны алырга мөмкинлек бирәчәк. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.
Сбербанкның зур белем бирү проекты киләчәктә Россиянең кайбер төбәкләрен колачлаячак. Элегрәк "21 нче мәктәп" Мәскәүдә ачылган иде. Программалаштыру мәктәбендә әзерләнгән белгечләр иң югары таләпләргә туры килә, аларның күнекмәләре, технологияләрнең тиз үсүенә карамастан, актуальлеген югалтмый һәм ил күләмендә технологик цифрлы ыргылыш ясарга мөмкинлек бирәчәк. «21 нче мәктәп»нең 300ләп студенты Саклык банкында һәм башка алдынгы ИТ-компанияләрдә стажировка уза инде.
Казанның «21 нче мәктәп» кампусында белем алу өчен 60 меңгә якын гариза бирелгән. Февраль аеннан башлап беренче конкурс сынауларын узган 1500 абитуриент программалаштыру буенча дүрт атналык интенсив курста катнашырга кереште. Сайлап алуда катнашучыларның 30% ы гына Казанда яши, ә 78 абитуриент чит ил гражданнары булып тора. «21 нче мәктәп»тә яртысыннан артыгы 25 яшьтән кечерәк, 250дән артык - 30дан 40 яшькә кадәргеләр, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк алты кандидат бар. Барлык кандидатлар арасыннан 500 иң яхшысы сайлап алыначак, алар бу елның май аенда укый башлаячак. Укытуның тулы циклы 1,5 елдан 3,5 елга кадәр тәшкил итәчәк. Казанда "21 нче мәктәп" студентларга түләүсез тулай торак бирә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «21 нче мәктәп» ачылу республика өчен цифрлаштыру өлкәсен үстерү планында зур әһәмияткә ия. «Без кирәкле инфраструктура белән тәэмин итә һәм барлык шартлар да тудыра алабыз, әмма белгечләр булмаса, әлеге эш ярминкәгә барырга мөмкин. "21 нче мәктәп" - уникаль белем бирү йорты. Кешеләрне мәҗбүр итми, ә алар үзләре өчен яңа юнәлешләрне үзләштерергә тели икән - димәк, алар бик нәтиҗәле булачак», - дип саный ул.
Герман Греф ассызыклаганча,киләчәк күнекмәләренә сыйфатлы белем бирү - илнең уңышлы үсеше нигезе. Мәскәүдә «21 нче мәктәп» тарафыннан күрсәтелгән нәтиҗәләр проектны үстерү зарурлыгына ышандырды. «Без иң мотивацияле балаларны җыярга тырышабыз. Әлеге проектны гамәлгә ашырып, без шулай ук мотивацияләнгән төбәкләр арасында сайладык. Һәм Татарстан монда иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте", - дип өстәде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Татарстан Республикасы һәм Сбербанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ республика территориясендә икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле тармакларында цифрлы технологияләрне үстерүгә һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.