Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында тармак предприятиеләре белән чираттагы киңәшмә узды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында тармак предприятиеләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белән чираттагы атналык киңәшмә узды.

Киңәшмә башында Айрат Хәйруллин министрлык коллективына һәм 27 гыйнварда узган ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашучыларга чараны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аннары ведомство башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга «Комплекс-52» ДБУ яңа башлыгы Крымкин Олег Викторовичны тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының эше, элемтә сыйфаты һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре турында хәбәр иттеләр.

Татарстанда 5 ел эчендә КФҮ челтәрен үстерү турындагы нотык белән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова чыгыш ясады. Үз чыгышында Ленара Мозаффарова билгеләп үткәнчә, 5 ел эчендә КФҮ офисларында 4.8 млн.нан артык хезмәт күрсәтелгән. Бу вакыт эчендә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен территориаль-аерымланган структур бүлекчәләрдә кабул итү оештырылды һәм 80 меңнән артык хезмәт күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International