«Ростелеком» Казанда төбәк элемтә операторлары өчен эшлекле иртәнге аш оештырды. Чарада «Таттелеком», «ТатАИСЭнерго», «Ситиком», «Скайнет», «ЛайнерТелеком», «Атомдата-Иннополис», «МЭЛТ-Интернет» һәм «Гранднет» компанияләре хезмәткәрләре катнашты. Очрашу төркемләп дискуссия форматында узды.
Бүген Казанның Бәшир Рамеев исемендщне ИТ-паркта «Дотянуться до неба» пилотсыз авиация системалары фестивале старт алды. Фестивальне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм "Университет 2035" БАС буенча компетенцияләр үзәге директоры Дмитрий Кайсин ачты.
Форум БРИКС илләренең цифрлы үсеше өлкәсендә мәгълүмат һәм белемнәр, гамәли алымнар һәм тенденцияләр, инициативалар һәм казанышлар алмашуга ярдәм итү мәйданчыгы буларак хезмәт итә.
Казанда BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара чемпионаты дәвам итә. Бүген Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов чара мәйданчыгында булды. Ул шулай ук ярышларга төрле илләрдән килгән катнашучылар белән аралашты.
Россия компанияләрендәге персоналның уртача өчтән бере имитацияләнгән фишинг хатларына ышана. Хезмәткәрләр, әгәр аларга дресс-код кертү турында хәбәр итсәләр яки корпоратив чарадан фото карарга тәкъдим итсәләр, җибәрелгән сылтамалар буенча актив күчәләр. Мегафон һәм «Касперский лабораториясе» үткәргән тренировка фишинг хатларның уртак анализы нәтиҗәләре шундый.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
«Ростелеком» һәм «Солар» («Ростелеком» ның бүлендек компаниясе – комплекслы киберкуркынычсызлык архитекторы) шәхси мәгълүматларның интернетка эләгүен тикшерү мөмкинлеген башлап җибәрәләр. Әелег карарны кулланучыларга ачык кулланылышка нинди шәхси мәгълүмат эләгүе турында белергә, шулай ук челтәрдә мәгълүматларны куркынычсыз саклау турында киңәшләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Түләүсез опция «Ростелеком» клиентлары һәм Т2 мобиль элемтәсе кулланучылары өчен эшләнгән.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара чемпионатын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
МТС, цифрлы экосистема, 2024 елның июнь-август айларында Татарстан халкына спамерлар һәм мошенниклардан шалтыратулар санын анализлаган. Big Data анализын кулланган антиспам-чишелешләр ярдәмендә МТС җәй эчендә 22 млн га якын кирәкмәгән чакыруны блоклаган, бу үткән ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк.
Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара фестивален ачу тантанасын трансляцияләү ВК сылтама буенча ачык була https://vk.com/video/@mck_ktits?list=9ca24ae3f29252acf6&preview=&screen=&webcast=&z=video-88813006_456239249.