Татарстанда яшәүче хатын-кызлар ир-атларга караганда 1,5 мәртәбә күбрәк мобиль трафик куллана

2026 елның 6 марты, җомга

«Летай» операторы мәгълүматлары буенча, 2025 елда Татарстанда яшәүче хатын-кызлар ир-атларга караганда мобиль элемтәне активрак кулланган. Ир-ат абонентлар саны күбрәк булуга карамастан, республикада яшәүче хатын-кызлар телефон аша һәм социаль челтәрләрдә 1,5 тапкыр күбрәк аралашкан.

Еш кына республика халкы эре сәүдә үзәкләрендә мобиль элемтәдән актив файдалана. Ял көннәрендә биредә кулланыла торган трафик күләме 15% ка арта. «Летай» «Арт Центр» сәүдә үзәгендә телекоммуникация инфраструктурасын модернизацияләгән, бу үзәккә килүчеләргә буш вакытларын уңайлырак уздырырга һәм сатып алырга мөмкинлек бирә. Алданрак телеком-объектларны яңартуны «Кольцо» һәм «Тандем» сәүдә үзәкләре территориясенә үткәрелгән иде.

Татарстанда челтәрне көчәйтү эше дәвам итә. Агымдагы елның февралендә Әлмәттә 40 тан артык база станциясе эшен оптимальләштергәннәр. Компания шулай ук Чаллы, Баулы, Нурлат, Югары Ослан, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында берничә мәйданчыкны модернизацияләгән. Нәтиҗәдә мобиль интернетның локаль тизлеге уртача 30-50% ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International