Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы аз халыклы торак пунктларның югары тизлекле интернетка ихтыяҗын билгеләү өчен сораштыру башлап җибәрде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча РФ Цифрлы үсеш м инистрлыгы йорт интернеты беренче чиратта үткәреләчәк авыллар исемлеген билгеләячәк. Аерым йортлар өчен инфраструктура төзелешенә акчалар универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бүлеп биреләчәк.
Сораштыруны 2026 елның 30 мартына кадәр ике сылтаманың берсе буенча узарга мөмкин:
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/
Тавыш бирүдә катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизацияләнергә кирәк. Кулланучыга яшәү төбәген һәм үз йортының төгәл адресын күрсәтергә кирәк. Сораштыру аноним, аның нәтиҗәләре статистика рәвешендә гадиләштерелгән формада тәкъдим ителәчәк.