Т-банктан «Буынга өлеш кертү» Бөтенроссия конкурсының дүртенче сезоны башланды. Математика, информатика һәм физика педагоглары шәхси үсеш өчен 200 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
Конкурста 1 елдан башлап стажы булган мәктәп укытучылары, көллият укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнаша ала. Заявканы сылтама буенча бирергә мөмкин.
Чара берничә этапта узачак:
4 июньгә кадәр — сайтта анкета тутыру.
Июнь-ноябрь айлары - сайлап алу этаплары (биремнәр чишү, онлайн-интервью, дәреснең бер өлешен яздыру).
25 ноябрьгә кадәр — нәтиҗәләрне игълан итү.
Конкурста җиңүчеләр 200 мең сум күләмендә грант алачак, ул уку елы дәвамында 25әр мең сум өлешләп түләнәчәк. Призерларга шулай ук квалификация күтәрү курсларына һәм Т-белем бирү материалларына керү мөмкинлеге биреләчәк һәм талантлы педагогларның ябык бергәлегенә керергә рөхсәт ителәчәк. Бергәлектә лекцияләр, Т-Банк офисларына экскурсияләр, 66 төбәктәге хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар.