«Билгесез сугыш» кибер-турнирына катнашучыларны теркәү ачык. Ярышлар Икенче бөтендөнья сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Кибер-турнирны мәгълүмати куркынычсызлык хезмәтләре җитәкчеләре Ассоциациясе һәм «Россия остазлары» бөтенроссия балалар һәм яшьләр остазлары хәрәкәте оештыра.
Теркәлүне 15 апрельгә кадәр сылтама буенча узарга мөмкин. Ярышлар 18 апрельдә 8:00 дән 19 апрельдә 8:00 гә кадәр узачак. Ярышларга тоташу өчен сылтаманы турнирга бер көн кала җибәрәчәкләр.
Кибер-турнирда 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала.