Татарстан делегациясе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең алдынгы ИТ-карарлары белән танышты

2026 елның 13 марты, җомга

12-13 мартта Татарстан делегациясе тәҗрибә уртаклашу өчен Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә җавап визиты белән барды, аны ТР цфрлы үсеш министры Илья Начвин җитәкләде. 2025 елның октябрендә Мәскәү өлкәсенең дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Надежда Куртяник җитәкчелегендәге делегация Казанга килде һәм Бәшир Рамеев ис.ИТ-паркта булдылар.

«ТР цифрлы трансформация үзәге» директоры Алексей Едельсков һәм республикада ЯФ технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев кергән республика делегациясе AIRI ясалма фәһем институтында, Мәскәүдә мәгълүмати технологияләр департаментында, Хөкүмәт Йортында һәм Мәскәү өлкәсе төзелешенә ярдәм итү үзәгендә булды. 

Татарстан вәкилләренә дәүләт идарәсендә, төзелештә һәм сәламәтлек саклауда инновацион эшләнмәләр турында сөйләделәр. Сервислар төзелеш циклларын уңышлы кыскартырга, төзелеш вакытындагы хокук бозулар турында сигнал бирергә, тиз арада медицина ярдәме күрсәтергә һәм цифрлы ассистентлар булдырырга мөмкинлек бирә.

Тәҗрибә уртаклашу регионнарның ИТ-мохитен алга таба үстерүгә зур өлеш кертәчәк һәм республикада яңа инновацион практикаларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. "Алга китеп кенә без илебезнең цифрлы икътисадын нәтиҗәле үстерә алачакбыз", — дип саный Илья Начвин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International